Мәскәүдән килгән машина Казанда авариягә очраган, бер кеше зыян күргән
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина бәрелешкәннән соң, бер кеше зыян күргән. Машиналарның берсе Мәскәүдән килгән булган.
«Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген көндез Горький шоссесында автозаправкадан ерак түгел «Лада» һәм Мәскәү өлкәсе номерлары куелган «Мицубиси» бәрелешкән.
«Лада» юл киртәсенә барып төртелгән, ә «Мицубиси» борылып, юлга аркылы баскан.
Шаһитлар сүзләренә караганда, «Лада» машинасында баручы пассажир ир-ат зыян күргән.