Протест акцияләре вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр
(Казан, 23 гыйнвар,«Татар-информ»). Казан үзәгендә протест акциясе вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр.
Кайбер массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен тоткарлаганнар иде. Билгеле булганча, агентлык журналистларыннан тыш, «Эфир» телеканалы, Progorod, Kazanfirst, «Казанский репортер» хәбәрчеләре һәм операторлары тоткарланган.
Хәзерге вакытта «Татар-информ»ның өч хәбәрчесе, фотограф һәм оператор янә Казан үзәгендә эшли.
Бауман һәм Кремль урамнарында уза торган акцияләр тыныч характерда бара.