Иртәгә Татарстанда томан төшәчәк
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртәгә, 24 гыйнварда, Татарстанда территориясендә томан төшәчәк.
Шимбә, 23 гыйнварда, кичке алтыдан якшәмбе киченә кадәр Казанда һәм республикада урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларында.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә томан һәм бозлавыкның бик куркыныч булырга мөмкин булуын искәртәләр.
Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш ителә. Трассада имин тизлек, кискен маневрлардан сак булу һәм тормозга кинәт басуны булдырмау алымнарын сайлау мөһим.
Җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга, бары тик билгеләнгән урыннарда гына юл аша чыгарга, хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәк.