Татарстанда Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына күкрәк билгесе чыгарачаклар
(Чаллы, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстанда Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланган күкрәк билгесе чыгарачаклар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елында төрле халыкларның мәдәниятләренә багышланган ачык киңлекләрдә узачак чаралар тренд булырга тиеш. Этнотуризмны үстерү буенча планнар да бирегә керә. 2021 елда Ассамблея башкарма комитеты Бөтенроссия шигърият фестивален үткәрергә ниятли, анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән килгән шигырь укучылар катнашачак, шулай ук хорлар фестивале булачак. Моннан тыш, 2021 елда «Газиз киңлекләр» Бөтенроссия пленэры үткәреләчәк. Аңа илнең барлык төбәкләреннән рәссамнар чакырыла. Чара нәтиҗәләре буенча республика Халыклар дуслыгы йортында зур күргәзмә оештырылачак. ТР Халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты Татарстанда да, аннан читтә дә республика халыкларының күренекле вәкилләре истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып барырга ниятли.