Рөстәм Миңнеханов Татарстанның транспорт комплексы проектлары күргәзмәсендә булды
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Сәйдәш» мәдәни үзәге холлында оештырылган махсус күргәзмәне карады. Экспозициядә республиканың транспорт комплексы өчен проектлар төзи һәм гамәлгә ашыра торган предприятиеләр һәм компанияләр тәкъдим ителде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводының яңа проектлары турында «Ак Барс судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов сөйләде. Ул Президентка «Метеор-22» проектына ярдәм күрсәткәне, шулай ук «Чайка» пассажир судносы өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнехановка Россия тимер юлларының инвестицион проектлары, шул исәптән, «Компрессор» транспорт-күчеп утыру төене төзелеше, «Бигеш» һәм «Казан» аэропортларын үстерү, «Казан» аэропортының 2050 елга кадәр мастер-планын эшләү турында сөйләделәр. «Раритэк Холдинг» компаниясе вәкилләре республикада сыекландырылган табигый газда йөри торган шәһәр һәм шәһәрара транспортны үстерү буенча пилот проектын тәкъдим итте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка «Ак Барс банк»ның транспорт картасын, Казан дәүләт архитектура төзелеш университеты белгечләренең яңа тикшеренүләрен тәкъдим иттеләр.