Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы коронавирустан прививка ясаткан
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан.
Процедура видеосын ул Instagram аккаунтында куйган.
Министр кичә дәүләт хезмәтләре порталы аша вакцинациягә язылганын, ә бүген инде беренче прививканы ясатканын сөйләде. Икенче фазаны ул 21 көннән соң узачак.
Министрлык башлыгы «Коронавирустан прививка: әйеме әллә юкмы?» — дип сораган үз язылучыларыннан видеога язмада.