Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин: Онлайн-мәдрәсәләр арасында шиклеләре күп
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге көндә онлайн-мәдрәсәләрнең эчтәлек ягыннан шиклеләре күп, дип саный Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.
«Интернетта онлайн-мәдрәсәләр байтак. Алар арасында дини эчтәлек ягыннан шиклеләре күп. Бу кемдер утырып, кайдандыр дини материалларны туплап эшләнгән мәдрәсәләр. Бу бик зур проблема. Шуңа күрә мондый мәдрәсәләрнең Диния нәзарәте каршында оештырылуы бик мөһим», — диде ул.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары сүзләренчә, беренче татар онлайн-мәдрәсәсенең уку-укыту программасын төзегәндә мәчетләр каршындагы курсларда булган мәгълүматлар кулланылган.
«Бу күптән уйланып, методикасы эшләнеп, бөтен программалары каралган курслар нигезендә эшләнгән онлайн-мәдрәсә», — дип сөйләде Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан Диния нәзарәтендә татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итү чарасында.