Татарстан Диния нәзарәтенең кайнар элемтәсендә берничә телдә консультация бирәләр
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Даруль-ифта» кайнар элемтә телефонына килгән мөрәҗәгатьләргә берничә телдә җавап бирәләр.
«Сораулары булган кешеләр безнең колл-үзәккә шалтырата ала. Хәзрәтләр сорауларга көн саен татар, рус, гарәп, төрек, фарсы һәм таҗик телләрендә консультацияләр бирә», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итү чарасында.
«Былтыр хәзрәтләр Татарстан Диния нәзарәте кайнар элемтәсенә килгән 10 мең мөрәҗәгатькә җавап бирде. Электрон почта, хат һәм мессенджерлар аша да 6 меңгә якын консультация булды», — дип сөйләде Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резедә Закирова.