Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Җитештерүчедә шикәрне күпләп сату бәясе 36 сумнан артмый
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда җитештерүчеләр шикәр комының күпләп сату бәясен 36 сумнан арттырмый, үсемлек маеның бер литры — 95 сум, сәүдә челтәрләрендә 46 сум һәм 110 сум.
Татарстанда азык-төлек базарындагы бәяләр белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы вазгыятьне күзәтү буенча оператив штаб утырышында төп продуктларның бәяләрен тотрыклыландыру турында фикер алыштылар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм сәүдә челтәрләре бәяләренә даими күзәтү үткәрә. Бу турыда матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сүзләренчә, төбәкләргә төп азык-төлек товарлары бәясенә тәүлек буе күзәтү ясарга кирәк. Ул Хөкүмәтнең азык-төлек базарындагы вазгыятьне тотрыкландыру өчен чаралар комплексын кертүен искәртте — өстәмә субсидия, пошлина һәм квота.
Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, сәүдә челтәрләре, берлекләр һәм ассоциацияләр арасында көнбагыш маена һәм шикәр комына бәяне киметүгә юнәлдерелгән килешү төзелгән. Патрушев сүзләренчә, бу нәтиҗәләр бирде — шикәр һәм көнбагыш мае бәясе җитештерүчеләрдә һәм ваклап сатуда төшә.