Алданган өлешчеләргә ярдәм итү буенча Татарстан лидерлар рәтенә кергән
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елда алданган өлешчеләргә ярдәм итү буенча Татарстан лидер төбәкләр рәтенә кергән.
«2020 елда алданган өлешчеләр өчен төзелгән йортлар саны буенча Татарстан Россия төбәкләренең беренче алтылыгына керде», — диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
2020 елда республика программасы нигезендә 398 алданган өлешченең хокуклары якланган. Тулаем 990 млн сумга бәяләнгән җиде проблемалы йорт кулланышка тапшырылган.
Рөстәм Нигъмәтуллинның сүзләренчә, эшләрнең төп күләме «Свей», «Фон» һәм «Стройком» компанияләренең йортларын торгызудан гыйбарәт булган. Ул 2021 елда әлеге фирмаларның өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, дип ышандырды.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары республикада проблемалы йортларны төзеп бетерү өчен төзүчеләргә җир кишәрлекләре бирү механизмының нәтиҗәле булуын әйтте.