Адвокат Гөлнара Сергеева: Улым җанисәптә үзен татар дип язар дип өметләнәм
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясенең атказанган юристы, «SERGIS» адвокатлар коллегиясе адвокаты Гөлнара Сергеева Бөтенроссия халык санын алуда улының үзен татар дип яздырачагына өметләнүен әйтте.
«Минем гаилә катнаш никахлы, ирем рус, ләкин үз балаларым белән сөйләшәм инде, үзегезне ничек күз алдыгызга китерәсез, дим. Гадәттә, гаиләдә бала нинди мохиттә үссә, шул телне сайлый да, милләтен дә шуны күрсәтә. Улымның хатыны татар, шуңа күрә үзен татар дип язар дип өметләнәм. Үзе уйлап бетерер инде», — диде ул Милли шура утырышыннан соң журналистларга.
Гөлнара Сергеева әйтүенчә, улының балалары татар телен бик белеп бетермәсәләр дә, телне аңлый. «Алар белән әби-бабай татар телендә сөйләшә», — диде.