Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Дәүләт Советы башлыгы Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш керткән һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бүләккә лаек булды»,- дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте «Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Кремленең Екатерина залында узган Россия Президентының Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында катнашты,-диделәр матбугат хезмәтендә. - Дәүләт Советы Рәисенә бүләкне РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды». Бүген республика парламенты Рәисе эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Ул Федерация Советында берничә очрашуда катнашты. Шулай ук «Бердәм Россия» башкарма комитетында булды, анда алда торган сайлау кампаниясе турында фикер алыштылар.