Казанда парковкаларның ташламалы эш режимы 30 апрельгә кадәр озайтылды
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан хакимияте муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимын 30 апрельгә кадәр озайтты. «Узган елның языннан Казанда коронавирус пандемиясе шартларында халыкка хезмәт күрсәтә торган кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең мондый чарасы эшли башлады», - дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте. 2020 елның 20 апреленнән башлап, муниципаль парковкаларда автомобиль калдырган өчен түләү эш көннәрендә 7дән 18 сәгатькә кадәр алына. Машинаны 15 минуттан артмаган вакытка бушлай калдырырга була. Шулай ук ял көннәрендә түләү алынмый. Элек парковкада калдырылган автомобиль өчен эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә 7дән 21 сәгатькә кадәр түләргә туры килә иде.