Россия Президенты илкүләм максатларга ирешүнең бердәм планын эшләп бетерергә кушты
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә 2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларга ирешү буенча бердәм план проектын эшләп бетерергә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.
Ил үсешенең максатчан һәм еллык күрсәткечләрен ачыклау һәм бердәм пландагы төп казанышларны билгеләү өчен 1 февральгә кадәр вакыт бирелә. Проект Стратегик үсеш советы каравына тапшырылырга тиеш.
Шулай ук федераль Министрлар кабинетына быелның 1 апреленә кадәр, кирәк булганда, бердәм планга туры китереп илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына төзәтмәләр кертү йөкләнде.