Татарстанда -34 градуска кадәр суытачак
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килә. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин, дип искәртә синоптиклар. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -23.. -28, аязган вакытта -34 градуска кадәр тәшкил итәр дип көтелә. Көндез -18.. -23 градус салкын була. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, РФ Гидрометеоүзәге Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәткән иде.