Әлки районында кар көртләрен чистартырга 20 берәмлек махсус техника чыкты
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы юлларына кар көртләре белән көрәшкә 20 берәмлек махсус техника чыккан. Алар — катнаш юл машиналары һәм «КАМАЗ», төрле трактор, автогрейдер, төягеч. Бу турыда «Алькеевские вести» яза. «Алексеевскдорстрой»ның Әлки участогы башлыгы Рашат Гыйззәтуллин сөйләгәнчә, техника керә алмаган участокларны кардан арындыру өчен тәҗрибәле бригадир Рамил Гайфуллин җитәкчелегендә юл эшчеләре чыккан. Алар җәмәгать транспорты тукталышларын һәм трассаларның куркыныч участокларында тимер коймаларны чистарта. Кар чистарту эшләре тукталмый. Торак пунктларда юлларны кардан арындыру өчен хакимиятнең җирле органнары җавап бирә. Алар техника хәрәкәтен чикләмәү өчен тырышкан, чөнки иртән машиналар шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга чыга.