Түбән Новгород боксчысы Дамил Шәрәфетдинов «Матч ТВ» кубогында уңышлы чыгыш ясады
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар егете Дамил Шәрәфетдинов бокс буенча «Матч ТВ» Кубогында яхшы чыгыш ясаган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайты хәбәр итә. «Нижгар татары Дамил Шәрәфетдиновны бокс буенча „Матч ТВ“ Кубогында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм спорт карьерасында яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз!» — диелә хәбәрдә. Турнир Сочида уза. Дмитрий Бивол командасы боксчысы Дамил Шәрәфетдинов 91 килограммнан югарырак — суперавыр үлчәү категориясендә Солтан Ибраһимов командасы боксчысы Шиһабетдин Алиев белән көрәште. 19 яшьлек Шәрәфетдинов дүрт раунд нәтиҗәләре буенча 39-37 исәбе белән җиңү яулады. «Түбән Новгородта якыннарым һәм гаиләм телевизор каршында утыруын беләм. Турнирда җиңеп, аларга бәйрәм бүләк итәсем килде», — диде Шәрәфетдинов соңыннан «Матч ТВ» телеканалы эфирында.