Россиядә коронавирусның 24 092 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 24 092 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Коронавирус талауга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр. «Узган тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа короновирус инфекциясен йоктыруның 24092 очрагы расланган. Шул исәптә клиник билгеләре булмаган 3113 (12,9 процент) очрак та ачыкланган», диелгән хәбәрдә. Россиядә коронавирус таралганнан алып, 3 54 4623 очрак теркәлгән. Авыручылар арту үсеше 0,7 процент тәшкил итә.