Миңнеханов: «КАМАЗ-мастер» эш планын дөрес төзегән — бу лаеклы уңышка илтә
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады. Ул команда җитәкчесе Владимир Чагинга һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга телеграмма җибәрде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мактау пьедесталында барлык өч урынны да камазлылар алды — бу коллективта ныклы команда рухын, Камаз техникасының югары сыйфатын һәм команданың һәр әгъзасының профессионализмын раслау», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Дмитрий Сотниковның экипажын беренче «алтын бедуин» белән котлады. «Яшьләрнең компетенцияләре һәм тәҗрибәсе елдан-ел артуын күрү куандыра», — диде Татарстан Президенты. Командада белгечләрне һөнәри үстерү буенча эш грамоталы төзелгән, һәм бу лаеклы уңышларын бирә, диде ул.