Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә министрлык хәбәрендә.
Коронавирустан 1939, 1942, 1946 һәм 1947 елларда туган хатын-кызлар үлгән. Шулай итеп, республикада яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 214кә җитте.