Казан-Яшел Үзән трассасында алты машина бәрелешкән
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан- Яшел Үзән трассасында чираттагы күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә берьюлы алты машина бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га авариядә катнашучылар хәбәр итте.
Бүген кич Ильин авылы борылышына җиткәнче алты автомобиль бәрелешкән. Күмәк юл-транспорт һәлакәте буран һәм юлларда күз күреме начар булганлыктан килеп чыккан.
Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.