Татарстанда карлы һәм җилле һава торышы саклана
(Казан, 14 гыйнвар,«Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буран көтелә, көндез аерым районнарда бераз кар явачак. Температура -8..-13 градус, төнлә -15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
Шимбә көнне чираттагы циклон йогынтысында кар яву фаразлана, төнлә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 6..11 градуска кадәр салкын була.
Якшәмбе көнне һава торышы көнчыгышка китә торган циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Бераз кар көтелә,төнлә температура -13..-18 градус, көндез -16 градуска кадәр була.
Яңа атна башында республикада атмосфера басымы югары булачак. Явым-төшемнәр акрынлап туктала, температура фоны сизелерлек кими. Төнлә термометр баганасы -29 градус, көндез -22..-17 градус булуы ихтимал.