Казаннан Архангельск шәһәренә авиарейслар ачылды
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казаннан Архангельск шәһәренә туры авиарейслар ачылды. Рейста Bombardier CRJ 200 самолетында юл вакыты ике сәгать чамсаы дәвам итәчәк. Бу турыда Казан аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итте. Самолет дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан, ә Архангельскидан сишәмбе һәм җомга көннәренә планлаштырылган. Казаннан самолет 14.45 сәгатьтә очып китә, Архангельскига 17.00 сәгатьтә килеп җитә. Лайнер Архангельскидан 11.35 сәгатьтә китә һәм Казанга 13.40 сәгатьтә төшә. Мондый график 2021 елның март ахырына кадәр гамәлдә булачак, диелә хәбәрдә.