Композитор Рим Хәсәнов пьесаларын һәм шигырьләрен китап итеп чыгарган
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган композитор Рим Хәсәнов үзенең пьесаларын һәм шигырьләрен бастырып чыгарган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Биш пьеса» һәм «Шигырьләр. Беренче китап» басмасын Россия каталогында һәм Россиянең төп китап саклагычларында табарга мөмкин булачак. «Иганәчеләр ярдәмендә мин зур булмаган тираж белән ике китап чыгардым. Барлык шигырьләр дә күптән түгел язылган. Пьесалар төрле елларда язылган», - ди автор. Рим Хәсәнов хәзер басмага тагын биш пьеса һәм элек язылган шигырьләрдән икенче шигырь китабын әзерләвен әйтте.