Татарстанда сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер булуын белдергән. Мондый нәтиҗәләрне Татарстанда коррупция турында халык арасында социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади мониторинг департаментының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Эльвира Юрасова сөйләде.
«Коррупция вазгыятенә эләккән һәр икенче кеше ришвәт бирергә риза. Күпчелек очракта җитәкче тарафыннан яхшылык күрергә теләү яисә сыйфатлырак эшкә ирешү теләге кешене коррупциягә этәрә», — дип искәртте Юрасова.
Сораштыруда респондентларның 44,6 проценты принципиаль рәвештә ришвәт бирергә теләми, ә сораштырылучыларның өчтән бер өлеше проблеманы башка юл белән хәл итәргә мөмкин, дип саный.