123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Ял кадерлеме, әллә бала сәламәтлегеме? - «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Бер баланың гомере өзелгән, берничә дистәдән артыгы җәрәхәт алган. Яңа ел каникулында «кабартылган чана» шуу әнә шундый күңелсез фаҗигаләргә китергән. Табиблар әти-әниләрнең киңәшләргә колак салмавыннан зарлана, тюбингта шуу куркыныч дип кисәтүдән мәгънә юк, ди. Ял кадерлеме, әллә бала сәламәтлегеме? Икенең берсен сайларга туры киләчәк. Безгә акыл кермәгәнне… Кунакка түгел, тауга, шугалакка барабыз! Каникулда күпчелек әти-әниләр, ачык һавада ял итеп, күңел ачты. Тау битләре күрмәгәнен күрә быел. Бала-чагасы гына түгел, әбиләр дә пыр тузып чанада шуа. Кем ничек булдыра, шулай кылана. Әнә Амур өлкәсендә 10 яшьлек малай утырган чананы хәтта машина белән тарттырып йөрткәннәр. Кызык-мызык хәерле тәмамланмаган гына. Кызу тизлек белән килгән машина туктый алмыйча, малайны бәрдереп киткән. Бала исән, әмма күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. Машинага чана тагып йөрүчеләр бездә дә бар. Ел башында Алабугада яшәүче 3 яшьлек сабыйның агачка бәрелеп һәлак булуы да, телевизор-радиодан яңгырап торган саннар да куркытмый. Берничә ел элек кабартылган чанада шуып, Казанда 6 яшьлек кыз үлгән иде. Социаль челтәрләрне ачсаң да, тауга барып, гыйбрәт алучыларның зарларын еш ишетергә була. Кемдер агачка, кемдер кешегә килеп бәрелгән. Инстаграм сәхифәсендә Казан блогеры да, Зөя тавында шуып, кызының җәрәхәт алуы турында язды. – Кеше бик күп булгач, бер-берсенә килеп бәреләләр. Уеннан уймак чыкты, кызыбының бот сөяге сынды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга туры килде. Хастаханәгә эләгүчеләр бер без генә түгел иде. Бер малайның баш миенә кан сауган. Соңыннан мине Инстаграмда, балаңны карамагансың дип гаепли үк башладылар. Аптырагач, сәхифәне ябып куйдым, – дип язган ул. Әбиләр күңеле талпынганны, баланыкы талпынмыймыни? – Кеше куян куа дип, мин дә куып караган идем. Оныкларга кызыгып, заманча йомшак чанага утырып, таудан җилдереп, бер төштем, ике… Өченчесендә аягымны бик нык авырттырдым. Менә хәзер аксаклап йөрим. Безгә акыл кермәгәнне, балаларга ничек керсен инде ул?! Янәсе, балачакны искә төшерәм. Балаларны шуудан тыеп булмый. Ак тәүбә, кара тәүбә, башка якын да килмәячәкмен, – ди Балтач районында яшәүче 70 яшьлек Фәүзия апа. Хезмәттәшләребез дә ялда тик кенә ятмаган. Яшьлекләрен искә төшереп, чаңгы-чана шуган, шугалакка барган. – Авылда рәхәтләнеп, ләгәндә шудык. Ел да бара торган урын, куркыныч түгел. Тауның урта бер җиреннән, юлны кыскартып шуабыз. Әлбәттә, балаларның «ватрушка»да шуасы килде. Әни, сатып ал инде, дип ялвардылар. Берсе әле каршы әйтеп тә торган була. Егылсак, синеке түгел, минеке авырта бит, ди. Сез безгә кадерле, шуңа күрә каршы, дидек. Кабартылган чана бер дә юньле әйбер түгел, аны хәтта прокатка да алырга кирәкми, – ди ике бала анасы Гөлгенә Шиһапова. Барысына да әти-әни гаепле Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәгеннән быелгы вазгыять турында белештек. Яңа елның ун көнендә 139 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 50се кабартылган чанада, калганнары чаңгы, тимераякта шуганда, тауда имгәнгән. Күбесенең умыртка баганасына зыян килгән. Казандагы Бигичев урамындагы хастаханәгә исә имгәнгән 19 баланы китергәннәр. Көн саен 2–3 балага операция ясаганнар. «Ватрушка»ның куркыныч ягы – аны идарә итеп булмый. Тауларда балалар бер-берсенә, агачларга, бина диварларына бәрелә. Шуңа күрә аңарда шуу икеләтә куркыныч тудыра. Балаларның баш, умыртка баганасы җәрәхәтләнә, эчке органнарына зыян килә. Казан балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге җитәкче Алексей Глушков әйтүенчә, әти-әниләргә тукып тору файдасыз, диварга борчак ату белән бер. – Теләсә кайсы җәрәхәт – әти-әниләрнең саксызлыгы нәтиҗәсе. Безнең бүлектә тау чаңгысы курортында имгәнгән 7 яшьлек кыз дәвалана. Бу яшьтә кем баланы тау чаңгысына бастыра? Мин хәтта шундый 5 яшьлек баланы да күрдем. Әлбәттә, моның белән мактанып була, әмма бу спорт кечкенә балалар өчен түгел. Бездә эчке әгъзаларына бик нык зыян килгән бала да ята, – ди табиб. Элек кышын таудан кайтып кермәдек, ничек җәрәхәт алмаганбыз? – Кечкенә вакытта фанер кисәгендә шуганда, аяк белән хәрәкәтне туктатып яки каядыр борылып була иде. «Ватрушка» исә капкын кебек, аякны өскә куясың да «очасың». Мине саклану чарасы булмаган велосипед, самокат, чаналар сатып алучы әниләр гаҗәпләндерә. Башка кияргә шлем, тез, терсәкләрне каплый торган җайланмалар булырга тиеш, – ди табиб Владимир Иванов. Таудан ничек имин кайтырга? *Тауга әти-әниләр балалары белән бергә барсын, аларны күздән ычкындырмасын. Башта әти-әни үзе шуып карасын, ышынычлы булганда гына баласына шуарга рөхсәт итсен. * Шуар өчен махсус җиһазландырылган тауга барырга кирәк. Анда күмәкләшеп шуарга ярамый. Махсус кагыйдәләр эленергә тиеш. Урмандагы яки парктагы тауга бармагыз. * Чокырлары булмаган, почмагы 20 градустан артмаган тауны сайлагыз. * Саклану чараларын, ышанычлы җиһазларны гына кулланыгыз.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: «Московская техническая школа» запустила новое направление обучения


Спорт в России и мире
Москва

Игра в футбол на каблуках: как блогеры резко стали футболистками и решили завоевать новые горизонты


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

П’ять українок отримали суперниць в основі турніру WTA 1000 в Мадриді: результат жеребкування


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве орнитологии посчитали ворон и других пернатых





Путин в России и мире
Москва

Площадь трех вокзалов в Москве переименуют


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске прошла рабочая встреча Александра Лукашенко и Александра Цыбульского




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский допустил, что Москва и Киев начнут мирные переговоры


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Шнуров

Певица Кормухина упрекнула Шнурова в цинизме и отсутствии интеллекта



Москва

Олимпийская чемпионка Маргарита Мамун провела мастер-класс в Щелкове

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net