Исерек кызны клуб бәдрәфендә көчләгән биш егеткә хөкем карары чыгарылды
(Чаллы, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы суды биш ир-атка хөкем карарын игълан итте. Алар төнге клуб бәдрәфендә 23 яшьлек кызны көчләүдә катнашкан. Бу турыда шәһәр судында хәбәр иттеләр.
Җинаять узган елның март аенда «Трап Сити» төнге клубында булган. Биш ир-ат исерек 23 яшьлек кызны бәдрәфкә алып кергән һәм чиратлап көчләгәннәр. Зыян күрүче кабиналарның берсенә кереп кача алган һәм полициягә шалтыраткан.
Хөкем ителгән ир-атлар 17,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Җинаятьтә катнашучыларга бирелгән җәзаның иң азы — 2,6 елга каты режимлы колония. Ике ир-ат 3,5 айга, берсе 4 елга хөкем ителгән.