Хәлил Шәйхетдинов «Шәһри Казан» газетасына язылырга чакыра
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясендә «Шәһри Казан»га язылырга өндәде.
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров Хәлил Шәйхетдиновның матбугатка һәрвакыт ярдәм итеп торуын белдерде. «Хәлил Хәмит улы матбугатка һәрвакыт ярдәм итеп килә. Туганнарын да, министрлыкта эшләүче кешеләрне дә яздыра. "Укыгыз, укыган кешедә өмет бар", дип әйтә», — дип сөйләде Радик Сабиров.
Хәлил Шәйхетдинов Теләчедә Татарстанның спорт остасы Расих Габдрахманов призына узган көрәш бәйгесендә җитәкчеләрне газетага яздырта. «Ярыш барышында бөтен җитәкчеләрне, иганәчеләрне җыеп, "Шәһри Казан"га яздыртты. Хәзер безне Теләче җитәкчеләре дә укыячак. Үзе ун кешегә язылды. Илле язылучы белән кайтып киттем», — дип сөйләде Радик Сабиров.