Казанда ата-аналар мәктәп ашханәсендә туклану оештырылуны тикшерә башлады
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүгенге көннән башлап укучыларның ата-аналары Казан мәктәпләре ашханәсендә туклану оештырылуны контрольдә тота башлады. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде. «Бүгенге көннән Казан мәктәпләрендә балаларны тукландыру буенча даими ата-аналар контроле эшли башлый. Һәр көнне мәктәп ашханәләрендә ата-аналарның берәрсе ашамлыкларның сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән бәяләү өчен, кизү торачак», - дип хәбәр итте Ирек Ризванов. Туклануны бәяләгәндә бердәм чек-лист кулланылырга тиеш. Аның ярдәмендә төшке аш залында менюны, бирелгән ризыкларның туры килүен, ашханәдәге чисталыкны, ризыкның температурасын һәм тәмен контрольдә тотачаклар. «Онлайн-анкетаны тутыру нәтиҗәләре, бәяләмәләрне анализлау һәм эшне төзәтү өчен Казан Мәгариф идарәсенә һәм Азык-төлек департаментына җибәреләчәк», - дип аңлатты спикер. Мәктәпләр ата-аналарны сыйныфларга һәм башка категорияләргә бүлеп, кизү тору графигын эшләгән. Җәмәгать тикшерүчеләре ашханәләргә барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгәндә генә йөри алачак.