Татарстанда Яңа ел каникулларында 13 мең бала лагерьларда ял иткән
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел каникулларында 13 мең бала мәктәп яны лагерьларында ял иткән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Кышкы каникулларда балалар сәламәтләндерү лагерьларының эше тәмамланды. Барлыгы 13 мең бала мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында ял итте», — дип билгеләп үтте ул. Роспотребнадзор хезмәткәрләре балалар ял итү урыннарында тикшерүләр үткәргән, хокук бозулар ачыкланмаган, лагерьларда яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары теркәлмәгән. «Татар-информ» Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар артуы турында язган иде .