Чаллыда гимназия тәрәзәсеннән яшүсмер кыз егылган
(Чаллы, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда элиталы мәктәпләрнең берсендә гадәттән тыш хәл булган. Анда бина тәрәзәсеннән 14 яшьлек укучы кыз егылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.
Бу хәл Яңа ел каникулларыннан соң беренче уку көнендә булган. Бинаның өченче катында урнашкан хатын-кызлар бәдрәфендәге тәрәзәдән 14 яшьлек укучы кыз егылган. Гадәттән тыш хәл булгач та ашыгыч ярдәм, полиция, прокуратура вәкиле килгән.
Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, кыз бала исән калган, аның ике аягы да сынган. Бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.