«КАМАЗ» экипажлары «Дакар» ралли-марафоны этабында тагын беренче өч урынны алды
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасының өч экипажы «Дакар» легендар раллиның 8нче этабы нәтиҗәләре буенча бөтен мактау пьедесталын яулады. Узыш 3 гыйнвардан алып Согуд Гарәбстанында уза. Этапның җиңүчесе Антон Шибалов булды, аның идарәсендә «КАМАЗ» 375 км озынлыктагы махсус участокны 3 сәгать 19 минут 40 секундта узды. «Дакар»ның узган елгы җиңүчесе Андрей Каргинов йөк машиналары зачетында икенче урынны алды, ул җиңүчедән 2 минут 19 секундка артта калды. Турнирда өченче урынны Дмитрий Сотников алды (Шибаловтан 2 минут 28 секундка артта калды). «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Айрат Мәрдиев 8нче этапны 7нче нәтиҗә белән тәмамлады, җиңүчедән 10 минут 37 секундка артта калды. Генераль классификациядә Сотников алда баруын дәвам итә. Гомуми зачетта икенче урында Шибалов (лидердан 43 минут 28 секунд калышты), ә өченчедә Чаллыдан тагын бер автоузышчы — Мәрдиев (1 сәгать 13 минут 15 секунд калышты).