Казанда өч көн аномаль салкын булачак
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан башкаласына аномаль салкын килде һәм ул өч көн — 13 гыйнварга кадәр тоткарланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Хәзер норма буенча уртача тәүлеклек температура 11-12 градус салкын тәшкил итә. 13 гыйнварда аномаль салкын нормадан 12 градус түбән тәшкил итәчәк, төньяк агымнары көтелә, поляр һава явым-төшем бирмәячәк. Пәнҗешәмбе көнне без тагын нормага киләбез һәм көнбатыштан киләчәк циклон йогынтысында торачакбыз», — дип аңлатты метеоролог.
Циклон аркасында температура фоны артачак, әмма тулаем алганда нормадан бераз түбәнрәк булачак. Киләсе якшәмбе, 17 гыйнварда, Татарстанга янә салкын һава торышы киләчәк. Көндез һава температурасы -17 градуска кадәр, ә төнлә -19 градуска кадәр булачак. Җил төньяктан исәчәк.
КФУ профессоры сүзләренчә, бу атна ахырына янә аномаль салкыннар булырга мөмкин.