Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре хакында кисәтте
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 10 гыйнварда Татарстан территориясендә кар явуы һәм буран чыгуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар шулай ук көньяк-көнчыгыштан искән җилнең урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәюен фаразлый, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә.