Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә хат ташучыга велосипед бүләк иткәннәр
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә хат ташучы Галина Паршинаны Рәхмәт хаты һәм велосипед белән бүләкләделәр. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» газетасы хәбәр итә.
Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм шәһәр советы депутаты Фирдис Абдрахманов югары күрсәткечләр һәм район басмаларына язылу планын үтәгән өчен хат ташучыга велосипед тапшырды.
Галина Паршина мондый бүләк алуы күңелле булуын әйтте. Ул 2012 елдан бирле «Поселок» почта бүлегендә эшли.