Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинада ике бала зыян күргән
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы ике бала зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде. Юл-транспорт һәлакәте бүген 14.30 сәгать тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлында булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Рено» автомобиле йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. «Машинадагы биш һәм өч яшьләр тирәсендәге ике малай да зыян күргән», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.