Башкортстанда Гали Чокрый истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм урамга исеме бирелде
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Тәтешле районында танылган башкорт шагыйре, мәгърифәтчесе, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 195 еллыгы һәм аның улы, әтисенең эшен дәвам итүче Гарифулла Кииковның тууының 160 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларның беренчесе узды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Тәтешле хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рафит Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, шагыйрьнең туган авылы Иске Чокырда Гали Чокрый музей-йортында мемориаль такта ачылган. Югары Тәтешле авылында яңа микрорайонның бер урамына Гали Чокрый исеме бирелде. Бүген бу урамда мемориаль такта ачылды. Югары Тәтешле авылы тарих-туган якны өйрәнү музеенда Гали Чокрыйның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция оештырылды. Анда кунаклар да катнашты.