Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм кар көртләре турында кисәтте
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Шимбә, 9 гыйнварда Татарстанда буран чыгарга, бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтте. «2021 елның 9 гыйнварында Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән бурын чыгарга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм көндез бозлавык һәм кар көртләре фаразлана.