Олы Әтнә хоккейчылары ярышта беренче булды
(Әтнә, 7 гыйнвар, «Татар-информ, «Әтнә таңы» , Фәридә Филатова). Әтнәдә 2003 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында хоккей бәйгесе узды. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге ярышларда 6 мәктәп командалары үзара көч сынашты. Нәтижәдә 1нче урынны — Олы Әтнә урта мәктәбе, 2нче урынны — Бәрәскә урта мәктәбе, 3 урынны — Күәм урта мәктәбе командалары алды. 4 урында — Олы Мәңгәр төп мәктәбе хоккейчы егетләре.