Әлмәттә өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды
(Әлмәт, 7 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 6 гыйнварда Татарстанның Әлмәт шәһәрендә балалар спорт мәктәбендә 2006 елда туган балалар арасында өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды. Бу хакта район газетасы яза. Әлмәт спортчылары төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады. Алмаз Ругаев, Кирилл Кондратьев 1нче урынны алса, 2нче урында — Виктория Кириллова, Данияр Вафин, 3нче урында — Милана Пячина, Равил Уразбаев.