Биектау районында күрше бабайны сигнализация тавышын ишетеп, янгыннан коткарганнар
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда хатын-кыз янгын сигнализациясе тавышын ишетеп, өлкән яшьтәге күршесен ут капкан өеннән алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 101 янгын сагы номерына Биектау районының Алан-Бәксәр авылындагы Татарстан урамында бер йорт януы турындагы хәбәр килә. Йорт һәм сарай тулысынча янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 167 квадрат метр тәшкил итә. 84 яшьлек йорт хуҗасы төшке аштан соң ятып ял итәргә җыенуы хакында сөйли. Йокы аралаш ул янгын кисәткече тавышын ишетә, өйдә янган ис һәм көчле төтен тарала. Әмма бабай тиз генә чыгып китә алмый. Бу вакытта өйгә күршесе йөгереп керә, ул да сигнализация тавышын ишеткән була. Күрше хатын пенсионер бабайга өеннән чыгарга ярдәм итә, шулай итеп аның гомерен саклап кала.
Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.