Янгын күзәтчелеге инспекторлары картлар йортларын ел саен тикшереп торачак
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Быелдан башлап, Россиядә барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шулай ук картлар һәм инвалидлар йортлары дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре тарафыннан елга бер тапкыр тикшерелә торган булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Берьюлы уннан артык карт һәм инвалид кешеләр яшәгән интернат-йортлар янгыннан аеруча нык сакланырга тиешле объектлар рәтенә кертелгән. Бу балалар бакчаларына һәм балалар лагерьларына да кагыла.
Мәсәлән, янгын чыгуын кисәтүчеләр башка оешмаларны план буенча ике-өч яки биш-алты елга бер тапкыр тикшерә.