Башкортстанда Гали Чокрыйның 195 еллыгын бәйрәм итү чаралары туган ягында башланачак
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнварда Башкортстанның Тәтешле районында шагыйрь, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның (1826-1889) 195 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары башлана. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бу көнне шагыйрьнең туган җире Иске Чокыр авылындагы музей-йортына мемориаль такта куелачак. Гали Чокрыйның каберенә зиярәт кылыначак.
Шулай ук Югары Тәтешле авылының туган як тарихы музеенда Гали Чокрыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылачак. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт булачак. Анда «Аргамак» этно-рок төркеме һәм Zainetdin шоу-проекты артистлары чыгыш ясаячак.