Татарстанда нәни кыз бала таудан шуганда бәрелеп үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда өч яшьлек сабый таудан шуганда һәлак булганнан соң «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Республика прокуратурасында фаҗиганең 31 декабрьдә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында булганлыгын әйттеләр. Өч яшьлек кызчык берүзе таудан шуып төшкәндә агачка барып бәрелгән.
Башы авыр җәрәхәтләнгән сабыйны Алабуга районы үзәк хастаханәсенә, ә аннан Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киләләр. Бала 3 гыйнварда үлгән.
Күзәтчелек ведомствосында җинаять эшен тикшерү контрольгә алынган.