Арча бала табу йортыннан 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар
(Арча, 6 гыйнвар, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре »). Бүген Арча хастаханәсенең бала табу бүлегеннән 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Алисә һәм Айнур Яковлевлар гаиләсендә Азалиягә иптәшкә тагын бер кыз Алсу барлыкка килде.
«Алисә Арчада терапевт булып эшләде, аннан Балтачка китте. Анда бала табу бүлеге ябык. Шуңа Казанга китүләре иде. Барып җитә алмадылар, Арчада тукталдылар», — дип аңлатты Алисәнең әтисе Фердинанд Гыйльметдинов.
Гаиләне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова, бала табу бүлеге җитәкчесе Раушания Хәсәнова, әти-әниләре котлады.