Төркиягә очканчы 6 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар ковидка тест ясатырга тиеш
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алты яшьтән өлкәнрәк пассажирлар Төркиягә барыр алдыннан кешенең сәламәт булуын дәлилли торган тест нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы 30 декабрь төненнән башлап бортка утырганда алты яшьтән өлкәнрәк пассажирлар яңа коронавирус инфекциясенә тискәре булган тест нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш. Тест очып китәргә 72 сәгатьтән дә иртәрәк бирелгән булмаска тиеш», — диде спикер.
Моның белән бәйле рәвештә, Авдонина Төркиягә сәфәр планлаштыручы татарстанлыларга бу таләпне алдан карау турында мөрәҗәгать итте. Чөнки 72 сәгатьтән артык вакыт эчендә тапшырылган тестлар белән һава судн о сы бортына кертелмәгән очраклар булган.