Трампның машинасын аукционга куйганнар
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Mecum Auctions аукцион йорты элек АКШ президенты Дональд Трампныкы булган автомобильне сатуга куйган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Оешманың сайтында хәбәр ителгәнчә, Ferrari F430 автомобиле сатып алучыга Трампның шәхси имзасы куелган документ күчермәсе белән бергә эләгәчәк. Трампның шәхси имзасы куелган. Автомобиль барлыгы 11 меңнән артык километр юл узган. Аның бәясе - 400-500 мең доллар.