Олы Әтнә мәктәбе волейболчы кызлары икенче ел рәттән күчмә кубокка ия булды
(Әтнә, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы» ). Әтнәнең «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында волейбол ярышлары узды. Бу хакта район газетасы яза. Биредә район мәктәп укучы кызлар арасында мәктәптән тыш зшләр үзәгенең күчмә кубогына волейбол ярышлары узды. Уеннарда 7 команда катнашты. Күчмә кубокка ике ел рәттән Олы Әтнә урта мәктәбенең волейболчы кызлары ия булды. Икенче урында — Күәм, өченче урында — Күңгәр, дүртенче урында Күлле Киме командалары.