Табиб бәйрәмнәрдә ерак юлга сәфәргә чыкмый торырга киңәш итте
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб-инфекционист, профессор Николай Малышев Яңа ел бәйрәме көннәрендә ерак юлга йөрмәскә һәм кечкенә төркемнәр белән, дистанцияне саклап кына паркларда ял итәргә киңәш итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Иң яхшысы — паркларда йөрү. Һәм шуны истә тотарга кирәк: анда берничә генә кеше булса да социаль дистанцияне үтәргә яки урамда битлек кияргә кирәк. Тик суыкта битлек бик тиз яраксызга чыга. Юешләнү белән үк, аны алмаштырырга кирәк», — ди Малышев. Ул ерак сәфәрләрдән баш тартып, бәйрәмнәрне өйдә үткәрү куркынычсызрак булуын әйтте. «Без грипп буенча чирләүчеләр саны каникул вакытында кимүен күрәбез. Аннары, халык күпләп йөрү сәбәпле, бу күрсәткеч тагын арта башлый», — ди ул.