Туристлар Яңа елда чит илгә оештырылган сәфәрләрнең вакытын киметкән
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Туристлар Яңа елда чит илгә оештырылган сәфәрләрнең вакытын сизелерлек киметкән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Biletix компаниясенә сылтама белән хәбәр итә. Компания белгечләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварга кадәр кулланучыларның кунакханәдән урын белешеп кую турындагы мәгълүматларын анализлаган. Нәтиҗәдә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда чит илгә сәяхәтләрнең 13 көннән 9 көнгә кадәр кимүе ачыкланган. Туристлар Россия буйлап сәяхәттә, 2020 елдагы кебек үк, уртача җиде көн вакытын үткәргән.